В_мире_творчества_Ибрагимова

Галимҗан Ибраһимовның иҗат дөньясында = В мире творчества Галимджана Ибрагимова. – Казан, 2012. – 375 б.

Бу китапка татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов иҗаты турында соңгы вакытларда язылган өч монографик хезмәт урнаштырылды. Аларның беренчесендә әдипнең сәнгатьчә фикерләү асылын тәшкил иткән фольклор традицияләре анализлана; икенчесендә язучы әсәрләрендә үзенчәлекле чагылыш тапкан натуралистик алымнарның ике төре – тормыш күренешләрен «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» повестендагыча түкми-чәчми, бөтен ваклыкларының реалистик әдәбиятка якын торган фотография ысулы белән яктыртылуы һәм «Адәмнәр» повестенда Идел буендагы ачлык фаҗигаләрен физиологизм-биологизм ысулы белән романтикларча гәүдәләндерүе тикшерелә. Өченче хезмәттә язучының атаклы француз мәгърифәтчесе Жан-Жак Руссо гамәлгә керткән руссоизм күренешләре белән багланышлары карала.